Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының утырышлар залында өченче чакырылыш район Советының чираттагы илленче утырышы узды. Утырыш Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
Утырыш эше өчен депутатлар утырыш секретаре и теп Ямбулат авыл җирлеге Советы депутаты Марсель Әхмәтҗановны сайладылар.
Совет утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:
1. Югары Ослан муниципаль районы Советының 2018 елның 14 декабрендә кабул ителгән №39-442 «Югары Ослан муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 елларның планлы чорына бюджеты турында» карарына үзгәрешләр кертү турында;
2. Югары Ослан муниципаль районының 2019 елның 9 аенда бюджет үтәлеше турында;
3. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы Нигезләмәне раслау хакында;
4. Җирле үзидарәнең үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы депутатларына, сайланулы вазыйфаи затларына, Контроль-хисап палатасы Рәисенә, Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативларына үзгәрешләр кертү турында;
5. Югары Ослан муниципаль районы идарә органнары аппаратларының штат расписаниесенә үзгәрешләр кертү турында;
6. Югары Ослан муниципаль районы Советының 2006 елның 1 августындагы №7-80 карары белән расланган Югары Ослан муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфалары реестрына үзгәрешләр кертү турында;
7. «2018-2021 елларга Югары Ослан муниципаль районы гражданнарын патриотик тәрбияләү» муниципаль программасын тормышка ашыруның барышы турында;
8. «Югары Ослан муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» максатчан программасын тормышка ашыруның барышы турында;
9. Муниципаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатының җәмәгать экспертизасы турында;
10. Югары Ослан муниципаль районы территориясендә балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау эшенең торышы турында.
Депутатлар һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.