Федераль салым хезмәте 2018 ел өчен милек салымнарын түләү срогы (физик затлар милкенә салым, транспорт һәм җир салымнары) 2019 елның 2 декабрендә чыга, дип искә төшерә.
«Физик затлар өчен шәхси кабинет» файдаланучылар салымнарны онлайн режимда, «Түләргә»төймәсеннән файдаланып, түли алалар.
Кәгазь салым хәбәрнамәсен алганда исәпләнгән салымнарны теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин:
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнарны түлә» сервисы ярдәмендә, УИН номерын кертеп;
- банк бүлекләрендә һәм почта бүлекчәләрендә;
-банк түләү терминаллары яки банкларның мобиль кушымталары аша, Qr-кодны яки салым хәбәрнамәсендә күрсәтелгән штрих-кодны сканерлап яки УИН кертеп, банк түләү терминаллары аша;
- федераль һәм региональ дәүләт хезмәтләре Порталы һәм «Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте» терминаллары ярдәмендә, УИН номерын кертеп.