2019 елның 28 октябрендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 25 метрга кадәр.
Якын көннәрдә, Россиянең Европа территориясенә төньяк атлантик циклоннар чыгу сәбәпле, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак. Атмосфера фронтлары узганда юеш кар һәм кар рәвешендәге явым-төшем, температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә, юлларда бозлавык. Шулай ук атмосфера басымының җитди һәм кискен тирбәлешләре дә күзәтеләчәк.
29 октябрьдә, сишәмбе көнне явым-төшем көтелми. Температура төнлә +1 -4°, булачак, көндез 0..+5°.
30 октябрь, чәршәмбе, иртән һәм көндез юеш кар, кар. Температура төнлә -1 ..-6° градуска кадәр, көндез 0..+5°.
31 октябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, кар көтелә, урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил, буран.
Температура төнлә -1..-6°, көндез +1..-3°.
Алдан фаразлаулар буенча, республикада 1-2 ноябрьдә бик салкын һава көтелә, вакыты белән бераз кар. Температура төнлә -4..-9°кә кадәр төшәчәк, көндез +1 булачак..-4°.