«Живой ключ» чишмәсен ачу тантанасы

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Чиста, яңгыравыклы Чишмә –
тормышның башы.

26 октябрь көнне Шеланга авылында «Живой ключ» чишмәсен ачу тантанасы узды.  Бәйрәмне Югары Ослан районы Башлыгы урынбасары Сергей Осянин ачты. Авыл халкы алдында Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров чыгыш ясады.

Авыл халкын Шеланга авыл җирлеге Башлыгы Валерий Майоров котлады. Шулай ук Башлык үзара салым акчасына төзелгән чишмә һәм төзекләндерелгән купель өчен барлык авыл халкына да рәхмәт белдерде. Әлеге матурлыкны чын әкият йорты рәвешендә бүләк иткән төзүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Шеланга чиркәве рухание Алексей атакай чишмәне изгеләндерде һәм Николай Чудотворц иконасын бүләк итте.  Аннары иң тантаналы һәм көтеп алынган мизгел, кызыл тасманы кисү башланды.

Купельга беренче булып керү хокукы Анатолий Павлович Беляев, Валентина Петровна Похомова һәм подрядчы оешма җитәкчесе Александр Конновка бирелде. Шеланга авыл мәдәният йорты вокал коллективы концерт программасы әзерләгән иде. Барлык катнашучыларны самавырдан  кайнар чәй һәм   коймак белән сыйладылар. Авыл халкы чишмәнең матурлыгын бәяләде. Балалар да бик күңелле итеп вакытларын үткәрделәр, йөгерделәр, музыка астында уйнадылар һәм хуш исле коймак белән сыйландылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International