Муниципаль хезмәткәрләр белән укулар

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

28 октябрьдән башлап Югары Ослан муниципаль районында эшли торган Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеменең күчмә комиссиясе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча оештыру бүлегенең баш киңәшчесе Александр Маратканов муниципаль хезмәткәрләр һәм районда муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар белән коррупциягә каршы законнар буенча укулар уздырды.

Ул «Сорау-җавап»  уку рәвешендә узды.

Шулай ук керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тутырганда югарыда күрсәтелгән затлар тарафыннан җибәрелгән типик хаталар каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International