30 октябрьдә Югары Ослан мәктәбе һәм гимназияне тәмамлаучылар информатика буенча компьютер формасында күнекмә имтиханында катнашачак. Әлеге имтиханны үткәрү стандарт (бланк) технологиядән аерылып тора. Имтиханны тапшыру компьютер артында махсус программа комплексын кулланып башкарыла.
Бүген имтихан үткәрү пункты базасында әлеге сынауны уздыруга техник әзерлек узды.
Әлеге чараның максаты-техник җиһазларның компьютер формасында имтихан уздыруга әзерлеген тикшерү