Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне 1991 елның 30 октябреннән бирле рәсми рәвештә билгеләп үтелә. Бу көнне без нигезсез рәвештә репрессиягә дучар ителгән, төзәтү-хезмәт лагерьларына, сөргенгә җибәрелгән, Сталин терроры елларында үтерелгән кешеләрне искә алабыз.
Шушы фаҗигале вакыйгага багышлап, район Үзәк китапханәсендә «30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарының алу көне» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.
Күргәзмәдә укучылар игътибарына документаль чыганакларга һәм архив документларына нигезләнгән басмалар тәкъдим ителде. Күргәзмәдә Сәнгать һәм мемуар әдәбият, Югары Осланлыларның фамилияләре кертелгән «Хәтер Китабы» аерым урын алып тора. Бу-илебезнең өлкән буын вәкилләре өлешенә төшкән санап бетергесез газаплар турында ачы хәтер.