«Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы җиңүчесе Германиягә барачак

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

 22-23 ноябрьдә «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы узачак. Конкурсны оештыручылар - «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.
 Конкурс иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм кызыксындыру, шулай ук авыл хуҗалыгы һөнәрләренең һөнәри осталыгын һәм абруен күтәрү максатларында үткәрелә. Проект «Росмолодежь»Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңүче булып тора. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International