2012 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән юбилярларга-Бөек Ватан сугышы ветераннарына, 90 яшьтән башлап, шәхси котлаулар тапшыру дәвам итә. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның шәхсән котлаулары юбилярның туган көнендә тапшырыла. 2019 елның октябрендә Югары Ослан һәм Олан авылларыннан килгән юбилярларга 3 шәхси котлау тапшырылды. Юбилярларны котлау, нигездә, ветераннарның сәламәтлеге торышы белән бәйле рәвештә, өйдә үткәрелә.
Аларны котларга район башлыгыннан тыш авыл җирлекләре башлыклары, сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы, Социаль яклау бүлеге, МАССАКҮЛӘМ мәгълүмат чаралары вәкилләре дә килә. Шулай ук юбилярларга истәлекле бүләкләр дә тапшырыла.