2019 елның 28-30 октябрь көннәрендә Теләченең " Батыр» спорт комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узды. Әлеге ярышларда 13 команда катнашты. Марат Зиатдинов, Рәшит Гобәйдуллин, Дмитрий Морозов, Сергей Бурукин, Айдар Шәйдуллин, Данис Мөхәммәтҗанов, Александр Федотов һәм Виталий Афанасьев составындагы Югары Ослан җыелма командасы 3 нче урынны яулады. Командабызны якты чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да спорт уңышлары телибез.