Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында районның медицина оешмаларына 65 яшьтән өлкәнрәк затларны китерү эшен дәвам итә.
Югары Ослан районы авыл җирлекләре фельдшерлары белән берлектә социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнарга көн саен профилактик караулар уздыру һәм өлкән яшьтәге кешеләрне диспансерлаштыру турында хәбәр итәләр.
Октябрьдә диспансерлаштыру һәм медицина тикшерүе узу өчен 116 өлкән яшьтәге граждан медицина оешмаларына китерелде. Ноябрьдә бу мөмкинлектән 132 өлкән буын вәкиле файдаланачак.