Коррупциягә каршы иҗади эшләр Республика конкурсы

2019 елның 1 ноябре, җомга

«2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Министрлык «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе ярдәме белән «Коррупциягә каршы иҗат»дип аталган Республика конкурсы үткәрә.

 Конкурс Татарстан Республикасының башлангыч, һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары укучыларын һәм башка кызыксынган затларны (берләшмәләрне) коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади материаллар эшләүгә һәм булдыруга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Конкурсны үткәрү кысаларында катнашучыларга үзләренең иҗади эшләрен әзерләргә һәм конкурсны оештыру комитетына заявка җибәрергә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International