3 ноябрь көнне Югары Ослан муниципаль районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Вилен Касыймов педагогик хезмәт ветераны, яңа Болгар мәктәбенең элеккеге директоры Бибинур Шәйхлислам кызы Хөснуллинаны 99 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа ТР Премьер-министры урынбасары-ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның Рәхмәт хатын тапшырды.
Бибинур Шәйхлислам кызы безнең районны КПССның 23нче съездында тәкъдим итте. Космонавтлар Юрий Гагарин һәм Андриян Николаев белән очрашты. Мәгариф системасында ул 40 ел эшләгән. Бу көнне аны котларга күпсанлы дуслары һәм туганнары килгән иде. Шулай ук ул кесә телефоны буенча да котлаулар кабул итте.