Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президенты Аппаратыннан, ТР Министрлар Кабинетыннан, министрлыклардан, ведомстволардан килгән контроль хатларның үтәлешенә анализ ясый.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре аерым контрольдә. 2019 елның 5 ноябренә 104 хат, шул исәптән 3 мөрәҗәгать башкаручыларга эш өчен җибәрелгән. Хатларны үтәү вакыты буенча башкару дисциплинасы мәсьәләсе Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты һәм Башкарма комитеты белән узган шимбә киңәшмәсендә даими рәвештә карала.