Россиядә бакчачылар өчен салым ташламалары кертелгән 

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Ширкәт әгъзалары булмаган бакча яки бакча җир кишәрлекләре милекчеләренең взносларын табышка салымнан азат иткәннәр. Салым кодексына тиешле үзгәрешләр 2019 елның 29 октябрендә үз көченә керә. Документ гражданнар тарафыннан бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында закон кабул ителү белән бәйле рәвештә эшләнгән.
 Салым кодексыннан "дача«,
»дачный дом«,
»дача төзелеше«, »гражданнарның дача коммерцияле булмаган берләшмәсе« һәм »дача хуҗалыгын алып бару« төшенчәләре төшереп калдырылган. 
Гомуми файдаланудагы мөлкәтне сатып алу, төзү, карап тоту, гомуми файдаланудагы мөлкәткә караган һәм чикләрдә урнашкан капиталь төзелеш объектларын агымдагы һәм капиталь ремонтлау өчен керемгә салымнан взносларны азат итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International