Югары Осланда ведомствоара комиссия утырышы

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының кече залында Югары Ослан муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

 Комиссия әгъзаларыннан тыш, утырыш эшендә район прокуратурасы хезмәткәрләре дә катнашты. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелды: 2019 елның 9 аенда спиртлы продукция сату фактларын ачыклау буенча профилактика субъектларының эше; ДНД эшчәнлеген оештыру; район территориясендә дини берләшмәләр һәм иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенә мониторинг; социаль мошенниклык буенча халык белән аңлату эшләрен оештыру, террор актлары янаганда уяулыкны арттыру; Югары Ослан РҮХ «ДАССОның наркотик һәм психотроп матдәләрне куллануны тикшерү өчен җиһазлар һәм чыгым материаллары белән тәэмин ителеше турындасүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International