Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән! 

2019 елның 10 ноябре, якшәмбе

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, Эчке эшләр органнары ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Сезгә хокук тәртибен саклау һәм җәмәгать куркынычсызлыгы буенча мөһим роль бирелә. 
Район халкы сезнең һөнәри осталыгыгызга, уяулыкка һәм намуслылыкка өмет итә. Сезгә алга таба да үзегезгә йөкләнгән бурычларны лаеклы итеп үтәрсез, гражданнарның гомерен, сәламәтлеген, хокукларын һәм ирекләрен саклаячаксыз, дип ышанам. Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим! 

Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International