«Җиңү Дәресләре» дигән методик эшләнмәләрнең Халыкара конкурсы укучыларны патриотик тәрбияләү һәм укытуның яңа методикаларын һәм практикаларын эшләүгә, белем бирүнең эчтәлеген яңарту буенча иҗади эшчәнлекне үстерүгә, һөнәри осталыкны үстерүгә һәм бу юнәлештә эш тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Халыкара Методик эшләнмәләр конкурсы кысаларында конкурсның муниципаль этабы узды.
Конкурсның региональ этабына Дадыкина И. Н. (МББУ «Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе») «Иң яхшы тарих дәресе» номинациясендә, Куртымова Е. А. (МББУ «Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе») «Иң яхшы чит тел дәресе» номинациясендә, Широкова М. А. (Югары Ослан гимназиясе), Слушкина Е.В.. (МББУ «Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе»), Лашнева Е. А. һәм Сарбаева Н. П. (Куралово урта гомуми белем бирү мәктәбе) «Иң яхшы мәктәп проекты» номинациясендә, Белкина Т. А. (МББУ «Иң яхшы мәктәп проекты» номинациясендә уздылар.