Авыл хуҗалыгы ярминкәсе 

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Районыбызның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре катнашында Казан шәһәрендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
 Шәһәрлеләрдә яңа җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ көннән-көн арта бара. Чөнки ярминкәләргә читтән кертелә торган продукция "кибеттәге" сафлыгы һәм арзанлыгы белән аерылып тора. Бигрәк тә авыл халкыннан бакчаларда һәм шәхси хуҗалыкларда үстерелгән табигый продуктлар сатып алучыларны җәлеп итә. 
Шәһәр ярминкәләрендә авыл җирлекләре башлыкларының шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗалары белән очрашуы да уңай роль уйный. Узган ярминкәдә Октябрь һәм Килди авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International