2019 елның 11 ноябрендә 14.00 сәгатьтә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе – иҗтимагый торак комиссиясе рәисе В.С. Тимиряев рәислегендә иҗтимагый торак комиссиясе утырышы булды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 16.10.2019 ел, № 07/2-6292 хатын, 2019 елга «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» программасында катнашучыларны финанслау турында (алга таба Программа) карадылар.
2. Мәйдан авыл җирлегендә яшәүченең социаль найм килешүе буенча торак бирү турындагы гаризасын һәм документлар комплектын карадылар; Комиссия гаиләне учетка куярга һәм социаль найм килешүе буенча торак бина бирергә карар иттеләр.