Берничә ел инде Борнаш авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым принцибы буенча җирле территорияне үстерү программасы тормышка ашырыла.
Ул авыл халкының елга бер тапкыр үз җирлеген үстерүгә акча җыюын, шул ук вакытта взнос күләмен үзләре билгеләвен күз алдында тота.
Әлеге программа финанслашу принцибы буенча эшли: республика бюджетыннан халыкның бер сумына дүрт сум тотыла. Агымдагы елда Борнаш авыл җирлегендә үзара салым буенча һәр балигъ булган кешедән 300 сум тәшкил итте. Әлеге категориягә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, күп балалы гаиләләр, көндезге бүлек студентлары кергән. Акчаны халыкның йөз проценты тапшырды.