Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президенты Аппаратыннан, ТР Министрлар Кабинетыннан, министрлыклардан, ведомстволардан килгән контроль хатларның үтәлешенә анализ ясый. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре аерым контрольдә.
12.11.2019 елга район Советына һәм Башкарма комитетка үтәү өчен тапшырылган контроль документлар исемлегенә 72 хат кертелгән, шул исәптән 4 мөрәҗәгать башкаручыларга эш өчен җибәрелгән. Хатларны үтәү вакыты буенча башкару дисциплинасы мәсьәләсе Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты һәм Башкарма комитеты белән узган шимбә киңәшмәсендә даими рәвештә карала.