Педагогик хезмәткәрләрне тестлау

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Югары Ослан муниципаль районының педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләүне оештыру кысаларында Югары Ослан гимназиясе базасында, квалификация таләпләренә (беренче яки югары) туры килү-килмәүне билгеләү максатыннан, аттестация үтәргә теләүче педагогик хезмәткәрләр өчен һөнәри тест үткәрелде. 

Тест үткәрү процедурасы «Татарстан Республикасында Электрон белем бирү»дәүләт мәгълүмат системасында үткәрелде. 53 педагогик хезмәткәр тест узды, шулардан: - 7 (югары категориягә); - 46 (беренче категориягә). Педагогның һөнәри компетентлыгы-педагогик процессның сыйфатын күтәрү өчен кирәкле шарт. Югары Ослан муниципаль районының педагогик хезмәткәрләре һөнәри компетентлыкны, һөнәри тест нәтиҗәләре буенча уртача күрсәткечне 87% расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International