Татарстан Росреестры эшмәкәрләр өчен теркәү вакытын кыскартты 

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

ТР буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре тарафыннан тапшырылган документлар пакетлары буенча дәүләт теркәве сроклары кыскартылды.
 Шулай итеп, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш – бирешләрне теркәү вакыты закон нигезендә билгеләнгән 9дан 5 эш көненә кадәр кыскартылган; бер үк вакытта кадастр исәбендә һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда-12дән 9 эш көненә кадәр. Документларны электрон рәвештә дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Порталы аша биргәндә (rosreestr.ru) - бу срок нибары бер эш көне тәшкил итә! 
Консультацияләр тәрәзәсе эшли: Казан ш., Мәскәү ур., 55 йорт, 429 каб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International