13-17 ноябрьдә Хорватиянең Пула шәһәрендә вузлар арасында 5 нче дөнья чемпионаты узачак. Безнең команда бу турнирда июнь аенда академия объектларында узган Россия студентлар клублары ассоциациясе (АССК) чемпионаты финалы җиңүчесе хокукында чыгыш ясаячак.
Академия җыелмасы составында Хорватиягә сигез студент китте: Виктор, Илья Черкасов, Азат Мансуров, Александр Суворов, Роман Одегов, Андрей Кочнев, Булат Шәйдуллин һәм Владимир Щелков. Андрей Кочнев Югары Ослан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче. Якташыбызга һәм аның командасына җиңү телик, һәм өйгә Кубок белән көтәбез!