Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары тарафыннан гражданнарны кабул итү 

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 14 ноябрьдә, Югары Ослан муниципаль районы Советының кече залында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Тарнавский Егор Александрович гражданнарны кабул итте.
 Кабул итү барышында бакчачылык ширкәтләре һәм авыл җирлекләре скважиналарына лицензия бирү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, шулай ук су бүлү системасына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Барлык сораулар буенча аңлатмалар бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International