Цифрлы телевизион приставка сатып алу өчен Компенсация 

2019 елның 15 ноябре, җомга

Хөрмәтле Югары Ослан муниципаль районы халкы!
 2019 елда Татарстан Республикасында тулы масштаблы цифрлы телевидениегә күчкәндә, социаль якланмаган категорияләргә адреслы ярдәм күрсәтү максатларында, 2019 елда цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен кирәкле булган цифрлы телевизион приставка, телевизион антеннаны сатып алу чыгымнарына бер тапкыр компенсация бирелә. 
Цифрлы телевидение тапшырулары сигналын кабул итү өчен цифрлы телевизион приставка һәм (яки) телевизион антенна сатып алуга киткән чыгымнарны компенсацияләү түбәндәге категория гражданнарга бирелә:: 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә, шул исәптән тәрбиягә бала алган, ТР Министрлар Кабинетының 2004 елның 17 декабрендәге 542 номерлы карары нигезендә бирелә торган балага айлык пособие алучы гаиләләргә; инвалид балалары булган гаиләләргә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International