15 ноябрьдә Татарстанның Халыклар Дуслыгы Йортында «Татарстан – Яңа гасыр» республика хәрәкәтенең Югары советы утырышы узды. Анда безнең районны район башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм Югары Ослан территориаль хәрәкәте рәисе урынбасары Евгения Агеева тәкъдим итте.
6 нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар нәтиҗәләре һәм «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтенең ТР Муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау кампаниясендә бурычлары һәм 2020 елда ТР Президентын сайлау турында республика хәрәкәтенең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.
- ТР муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау һәм 2020 елда Татарстан Президентын сайлау буенча сайлау кампаниясенә әзерлек эшләре башланырга тиеш.