Дәрәҗәле, халыкара бүләк-Яшел флаг! 

2019 елның 15 ноябре, җомга

Бүген Югары Ослан муниципаль районы белем бирү учреждениеләренә Яшел флаглар тапшыру тантанасы булды. Яшел флаг-бөтен дөньяда яхшы танылган программа, анда бүгенге көндә 55 Ил катнаша.
 Яшел флаг әйләнә-тирәлекнең сыйфатын яхшыртуда, экологик агарту, тәрбия һәм белем бирүдә ирешкән уңышлары өчен мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына тапшырыла.
 Флагны бирү турындагы карар ел саен кабул ителә, һәм һәр елны белем бирү учреждениеләре әлеге дәрәҗәле символга ия булу хокукын раслыйлар. Халыкара бүләк-Яшел флаг районның 6 белем бирү учреждениесенә тапшырылды, шулай ук Халыкара рәхмәт сертификатлары тапшырылды. Әлеге программаның координаторы безнең районда булды
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International