Бүген, 18 ноябрьдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында Югары Осланда яр буен төзекләндерү, алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең имин яшәү шартлары мәсьәләләре каралды, шулай ук Югары Осланда узган үзара салым буенча референдумга йомгак ясалды.