Гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү 

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Бүген, 19 ноябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рунар Шәмсетдинов белән берлектә гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. 
5 кеше түбәндәге сораулар буенча кабул ителде: җир, Келәнче торак пунктын төзекләндерү һәм югары уку йортларына максатчан юнәлешләр буенча.
 Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлгән һәм каралган, кайберләренә әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелгән, икенчеләре контрольгә алынган һәм тиешле хезмәтләргә эшкә тапшырылган. Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр 2-18-39, 2-13-38 телефоны буенча гражданнарны кабул итә. Моннан тыш, гражданнарны кабул итү район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан сишәмбе 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International