Хөрмәтле район һәм район үзәгендә яшәүчеләр!
Партиянең Генераль советы Президиумы карары нигезендә 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Югары Ослан муниципаль районында партия оешуның 18 еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү атнасы узачак.
Гражданнарны кабул итү атнасында Дәүләт Думасы депутатлары Гыйльметдинов Илдар Ирек улы, Зиннуров Ирек Хәйдәр улы, муниципаль район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, муниципаль район башкарма комитеты,
Партия белгечләре һәм район учреждениеләре җитәкчеләре катнашачак. Гражданнарны кабул итү атнасының план-графигын тәкъдим итәбез. Сезне кызыксындырган сораулар буенча 2-10-79 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.