Казанда һәм якын-тирә районнарда берничә теле - радиоканалны сүндерәчәкләр 

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Югары Ослан авылындагы «Телецентр» антена терәгендә планнан тыш ремонт-торгызу эшләре башкарылуга бәйле өзеклекләр булачак.
 21 ноябрьдә Казанда һәм якын-тирә районнарда берничә теле - һәм радиоканалны сүндерәчәкләр. Бу хакта элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР Идарәсе хәбәр итә. Югары Ослан районының Югары Ослан авылындагы «Телецентр» антенна терәгендә планнан тыш ремонт-торгызу эшләре башкарылуга бәйле рәвештә туктатылачак. «Радио Такси FM», «Татарстан – Яңа гасыр», «Радио Дача», «Рус радиосы», «Радио Мир», «Яңа Радио», «Радио Рекорд», «Волга /Радио Шансон», «Радио пассажир M / Ди FM» (D FM), «Эхо Москвы» һәм башка радиоканаллар иртәнге җидедән 10 сәгатькә кадәр сүндереләчәк. 
Тамашачылар шулай ук «23 ТВК» һәм «26 ТВК» (цифрлы телевидение) телеканалларын да карый алмый. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International