«Балкыш-Сияние» ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның республика фестиваль-конкурсының район этабы тиздән 2, 4 һәм 5 декабрьдә узачак.
Бу иҗат бәйрәмен Римма Троицкая җитәкчелегендә район ветераннар советы активистлары, шулай ук җирле мәдәният бүлеге һәм Үзәкләштерелгән клуб системасы хезмәткәрләре оештырачак. Конкурсны оештыручылар авыл җирлекләрен өч зонага бүләргә карар кылдылар:
2 нче декабрь көнне 13:00 сәгатьтә Түбән Ослан мәдәният йортында конкурс;
4 нче декабрь көнне 13:00 сәгатьтә Килди мәдәният йортында һәм
5 нче декабрьдә 13:00 сәгатьтә Макыл мәдәният йортында узачак. Анда барлык авыл җирлекләреннән килгән өлкәннәр дә актив катнашыр дип өметләнәбез.