Мәктәп-ул күптөрле тере организм, аны идарәдән башка күз алдына да китереп булмый.
Функциональ бурычларны төгәл билгеләү йөкләнгән эш өчен тулысынча җавап бирергә мөмкинлек бирә. Гомуми белем бирү учреждениесендә уку-укыту эшләре буенча җитәкченең урынбасары уку-укыту процессын оештыру белән җитәкчелек итә, уку-укыту планнарының һәм программаларының тулы һәм сыйфатлы үтәлешен тәэмин итә, педагогик коллективның эш нәтиҗәләрен, укучыларның белем дәрәҗәсен контрольдә тота.
"Яшь завуч мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында районда остазлыкның системалы һәм планлы эше бара. Бу көннәрдә җитәкчеләрнең укыту эшләре буенча урынбасарлары Марина Бочкова (МББУ «т.Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе») һәм Алсу Баканова (Макыл урта гомуми белем бирү мәктәбе), эш сыйфатын яхшырту буенча эш планын тикшерделәр, анализладылар һәм билгеләделәр.