Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне 

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

20 ноябрь көнне районда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узды. 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район Советының утырышлар залында Эчке эшләр министрлыгы, суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе, социаль яклау, мәгариф бүлеге, опека һәм попечительлек органы вәкилләре, шулай ук адвокат һәм нотариус түбәндәге максатчан төркемнәргә: ятим балалар, ата – ана каравыннан мәхрүм калган балалар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре – түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International