Без бергә! 21 ноябрьдә Югары Ослан районының тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы тантаналы рәвештә ачылды. Югары Ослан районының Яшүсмерләр һәм яшьләр клубында алыштыручы гаиләләр «Нурлат балалар йорты» ДБУ каршындагы гаиләләрне алып бару хезмәте белгечләре, Нурлат мәдәният йортының «Заволжье» МБУ коллективы белән очраштылар.
Ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен кечкенә генә концерт бирелде, уен формасында тренинглар үткәрелде. Чәй табыны артында клуб активы һәм аның рәисе Камил Нигъмәтуллина сайланды.
Чараның кунаклары Югары Ослан балалары өчен бәйрәм программасын алып килделәр, ә бик күп бүләкләр хәйриячеләрдән. Безнең район территориясендә мондый чара икенче тапкыр үткәрелә.