Бүген Югары Ослан районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча традицион киңәшмә узды. Район Советы һәм Башкарма комитетының гомуми бүлек начальниклары Людмила Федорова һәм Анна Йосыпова эш нәтиҗәләре буенча аналитик мәгълүматны һәрвакыттагыча район башлыгына һәм киңәшмәдә катнашучыларга җиткерделәр. Шулай ук районның рәсми сайтын карау, тулыландыру һәм яңарту, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе турындагы мәсьәлә каралды.
Барлык сораулар буенча да җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирелде.