Макылда бәйрәм 

2019 елның 23 ноябре, шимбә

Макыллылар дини бәйрәмнәрне һәм гореф-гадәтләрне беләләр һәм хөрмәт итәләр.
 Татар Макылы авылының "Кашаф" мәчетендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган, авылның актив халкы тарафыннан оештырылган Мәүлид ән-Нәби бәйрәме узды. Мәүлид - мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең Рәсүленең тууына шатлык белдерү өчен үткәрә торган чара. 
Бәйрәмдә район имамы Гали хәзрәт Җиһаншин катнашты. Ул Пәйгамбәребезнең иң танылган һәм лаеклы сыйфатларын билгеләп, вәгазь укыды. Чара ахырында Ренат хәзрәт һәм Әлфия абыстай барлык мәхәллә кешеләрен бәйрәм табыны артына чакырдылар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International