Гадәттәгечә, «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе күңелле мизгелдән – бүләкләр һәм котлаулар тапшырудан башланды.
Бүген хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары һәм Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Осянин һәм Виктор Тимиряев тарафыннан яңгырады. Элемтә өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм Югары Ослан районының социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен Югары Ослан районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән:
- «Таттелеком» ҖАҖ Югары Ослан цехы хезмәткәрләре Василий Мишечкин һәм Рәшидә Нәбиуллина бүләкләнде. Балигъ булмаганнар белән профилактик эш дәрәҗәсен күтәрү буенча нәтиҗәле хезмәте, җәмәгать тәрбиячесе тарафыннан йөкләнгән вазыйфаларны намуслы башкаруы өчен һәм ел саен уздырыла торган «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2019» республика конкурсында җиңүе белән бәйле рәвештә Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.