Бүген, Югары Ослан муниципаль районының мәдәният бүлеге инициативасы белән, театр елы кысаларында "Театр шыгыры"дип исемләнгән район фестивале старт алды.
Анда рус театры классикасы, чит ил спектакле, заманча әсәрләр һәм татар театры юнәлешләре буенча сәхнәләштерелгән спектакль тәкъдим ителде.
Яр буе Морквашы авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм Иҗтимагый совет вәкилләре составында Жюри эшен башлап җибәрделәр. Театральләштерүгә тирән мәгънә салынган иде. Жюри әгъзалары спектакльнең декорацияләрен аерым билгеләп үттеләр һәм пьеса тәмамланганнан соң сәхнәгә куючыга кыйммәтле киңәшләр бирделәр. Аннары жюри Введенка Бистәсе һәм Түбән Ослан авыл мәдәният йортына бәя бирделәр.