Узган ял көннәрендә безнең районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре катнашында Казан шәһәрендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Иртәнге салкын булуга карамастан, катнашучылар һәм оештыручылар иртәнге сәгать 5тә сәүдә итә башлаган.
Бу юлы төрле сөт һәм сөт продуктларына сорау зур. Салкыннар башлану белән төрле итләр саны артты, бигрәк тә каз һәм үрдәк итләре артты. Әмма яшелчә сату нокталары саны кимегән.
Фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар үз товарларын гадәттәгечә яхшы саттылар, чөнки яңа һәм табигый продукция шәһәрлеләр тарафыннан югары бәяләнә. Киләсе ярминкә безнең район катнашында 7 декабрьдә узачак.