2019 елның 22 ноябрендә Баулы шәһәренең балалар сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыкара конкурс лауреаты Виктор Киреевның чыгыш концерты булды.
Әлеге музыкаль-агарту проекты укытучы тарафыннан уку елы дәвамында планлаштырылган һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына һәм Югары Ослан балалар сәнгать мәктәбенең 50 еллыгына багышланган.
Концерт бик җылы, дустанә шартларда узды. Виктор һәм Ольга Киреевларга Баулы шәһәренең «балалар сәнгать мәктәбе» МБУ директоры З.Б. Таһирова исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.