Алар үзләренең җиңүләре белән Югары Ослан районын бөтен Россиягә таныттылар

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

 22-24 ноябрьдә Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы базасында Олимпия чемпионы, дүрт тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы, атказанган спорт мастеры Александр Павлович Курынов истәлегенә багышланган Авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышлары узды. 
Ачылу тантанасында спортчыларны һәм тамашачыларны ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин, Яшел Үзән районы спорт идарәсе башлыгы урынбасары Ольга Волчкова, шулай ук Александр Курыновның туганнары һәм якыннары сәламләде. 
Быел традицион турнир рекордлы санда иң көчле спортчыларны җыйды-Россиянең төрле төбәкләреннән 15 команда вәкиле. Әлеге ярышларда безнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, танылган тренер Ришат Мансуров, спорт мастеры Голубин Анастасия, Голубин Алеся җитәкчелегендә катнаштылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International