Эшкуарларның 84,4% ы Россиядә бизнес нигезсез җинаять эзәрлекләүдән сакланмаган, дип саный. Стратегик тикшеренүләр агентлыгы һәм Россия бизнес-бергәлекләре РФ бизнес-сайтын эшләтеп җибәрде, анда эшкуарлар хокук саклау органнары хезмәткәрләренә шикаять бирә алалар.
Проект сайтында бизнесменнар нигезсез тоткарлануга яки сак астына алуга, законсыз тыңлауга, документацияне алуга, ришвәт провокацияләүгә дәгъва белдерә ала, диелгән.
Эшкуарларның мөрәҗәгатьләрен ведомстволарның үзәк аппаратларына юллаячаклар, аларга шикаятьләр килә, дип хәбәр итте Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр берлеге президенты Александр Шохин. Мөрәҗәгатьләрне 30 көн дәвамында карарга вәгъдә итәләр. Платформа РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләтеп җибәрелгән.