Югары Ослан районы каратистлары Россия җыелма командасына керде

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Югары Ослан спортчылары Россия җыелма командасы составында карате буенча дөнья беренчелегендә чыгыш ясадылар. -Безнең өч егетебез мактау пьедесталына күтәрелде, - ди каратистлар тренеры Иван Платцев. Кунакужин Илшат үз үлчәү һәм яшь категориясендә икенче булды, ә Валерий Алексеев белән Рәфыйк Гүласарян өченче булды. 
Командалар Составы шактый көчле иде, көрәш бик конкурентлы. 1500 дән артык катнашучы, ә һәр категориядә 17 һәм аннан күбрәк спортчы бар иде. Егетләр бик лаеклы чыгыш ясадылар дип саныйм!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International