2019 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетында кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: ТР, Югары Ослан авылы, Чехов ур., 18.
Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты компетенциясенә җирле үзидарә турындагы законнарда каралган мәсьәләләрне хәл итү керә. Кабул итү алдан язылмыйча гына башкарыла.