2019 нчы елның 28 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Советы утырышында Югары Ослан муниципаль районының 2020 нче елга һәм 2021 – 2022 нче елларның планлы чорына бюджеты проекты беренче укылышта кабул ителде. Югары Ослан муниципаль районының 2020 нче елга һәм 2021, 2022 нче елларның планлы чорына бюджеты проекты турында финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова чыгыш ясады. 2020 нче елга Югары Ослан муниципаль районының төп финанс документы проекты карап тикшерүгә түбәндәге параметрларда тәкъдим ителде: керемнәр күләме – 558,1 млн.сум, чыгымнар – 558,1 млн. сум, бюджет дефицитсыз кабул ителде. Фаразлар буенча, район бюджетына 116,3 млн. сум күләмендә салым керемнәре керәчәк.