Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы узды. Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде: 1. Югары Ослан муниципаль районы Советының 2018 елның 14 декабрендә кабул ителгән 39-442 номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 елларның планлы чорына бюджеты турында " карарына үзгәрешләр кертү турында»;
2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатларында Югары Ослан муниципаль районы бюджетыннан Югары Ослан муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына субсидияләр бирү турында" 2007 ел, 2 нче сентябрь, 438 нче номерлы карары;
3. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар бирү Кагыйдәләре турында…