2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе гражданнарны Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 18 нче йорт адресы буенча кабул итәчәк. Район Башкарма комитеты компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
1) планлаштыру, бюджет, финанслар һәм исәпкә алу өлкәсендә: - район бюджеты проектын, районның комплекслы социаль-икътисади үсеше планнары һәм программалары проектларын эшләүне тәэмин итә;; - район бюджетының үтәлешен, районның комплекслы социаль-икътисади үсеше программаларының һәм планнарының үтәлешен оештыра;; - район бюджетының үтәлеше турында отчетлар, районның комплекслы социаль-икътисади үсеше программаларының һәм планнарының үтәлеше турында отчетлар әзерләүне тәэмин итә.
АЛДАН ЯЗЫЛУ телефоны – (884379) 21267.